Узган сишәмбе, 14 март көнне, Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагы спортчы-инвалидлар Яр Чаллы спорт мәктәбендә булдылар.
Очрашуның инициаторы булып интернат-йорт хезмәткәрләре торды.
Чараны бию композициясе белән коляскада бию белән шөгыльләнгән Ольга Сильванова башлап җибәрде. Шулай ук, коляскалы инвалидлар өчен баскетбол буенча мастер-класс үткәрелде.
Моннан тыш, интернат карамагындагылар Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дә булып кайтты. Үзәк хезмәткәрләре кунакларга учреждение буенча экскурсия оештырды.