Тәтеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эксперт советының бу елда беренче утырышы узды. Биредә эшсез гражданнарның бизнес-планнар тикшерелде.
Субсидия алырга теләгән гражданнар эксперт советы әгъзаларына умарта җитештерү буенча, шулай ук сәүдә һәм автомобиль ремонтлау өлкәсе бизнес-планын тәкъдим иттеләр.
Шунысын да әйтергә кирәк, тәкъдим ителгән бер бизнес-план эксперт советы тарафыннан уңай бәяләмә алды.