Аксубай районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

9 мартта Аксубай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Чарада 9 предприятие һәм оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак, шулар арасында ШЭ Казакова, ШЭ Семенов, Спутник ҖЧҖ, Нурлат районы "Гигиена һәм эпидемиология үзәге", "Аксубаевская" ҖЧҖ, Аксу Агро ҖЧҖ, Аксубай Урманчылыгы да булачак.

Эш бирүчеләр табиб-эпидемиолог, дезинфектор, каравылчы, программист, техник, сыер савучы, машина йөртүче, инженер, урман мастеры һәм башка вакансияләр тәкъдим итәчәк.

Чара сәгать 09.00да Аксубай р-ны, Романова ур., 6 адресы буенча үткәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International