"Без бергә" клуб эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Диләрә Зарипова тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар белән төркемле дәрес үткәрелде.
Чараның максаты булып ата-аналарның психоэмоциональ хәлен күтәрү торды.
Дискуссия вакытында катнашучылар хатын-кызлар ир-атсыз, ә ир-атлар хатын-кызсыз тора алмый дигән фикергә килде.