2017 нче елның 28 февралендә Яр Чаллы «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен ЮХИДИ пропаганда бүлеге җитәкчесе Пожарская Л.А. “Өлкәннәр өчен юл иминлеге мәктәбе” дигән темага чара үткәрде.
Чараның төп максаты сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларның юл хәрәкәте өлкәсендә белемнәрен арттыру иде.
Пожарская Л.А. юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, игътибарлы булырга һәм юлларда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында сөйләде.