Бүген Кайбыч районы социаль яклау бүлеге һәм аңа караган учреждениеләрнең йомгаклау киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Эльвира Камалиева, пенсия фонды бүлеге башлыгы Гөлчәчәк Зиннурова, Кайбыч үзәк хастаханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре катнашты.
Чара ахырында район башлыгы башкарылган эшләрнең яхшы нәтиҗәләрен билгеләп үтте.