"Ышаныч" үзәге белгечләре Яр Чаллы шәһәре Үзәк районы халкына консультация хезмәте күрсәтте

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре белән мәгълүмати очрашуда катнашты.

Әлеге чара халыкка 442№ “Россия Федерациясе гражданнарына социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” Федераль законы нигезендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында хәбәр итү максатыннан оештырылды.

Очрашу барышында күрсәтелә торган социаль хезмәтләр исемлеге, 2017 елда расланган социаль хезмәт тарифлары, түләүле һәм түләүсез нигездә социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары турында фикер алыштылар.

Чара ахырында катнашучыларга мәгълүмати буклетлар таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International