Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре үзәк карамагындагылар өчен Кукмара металлопосуда заводына экскурсия оештырды.
"Чара барышында экскурсантлар Кукмара савыт-саба җитештерү технологиясен һәм процессын күрделәр, һәм оештырылган чарадан канәгать калды", – дип билгеләп үтте дәвалау физик культурасы буенча инструктор Сиринә Хуснетдинова.