"Социаль туризм" программасын тормышка ашыру кысаларында Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләнү курсы узучы пенсионерлар һәм инвалидлар Цепья "Халыклар дуслыгы" туган якны өйрәнү музеенда булып кайтты.
Үзәктә тернәкләнүчеләр музейның күпсанлы экспонат, күргәзмә, борынгы әйберләре белән танышты. "Әлеге экскурсия безнең белемнәрне ныгытып кына калмады, ул безне рухи яктан баетты”, – дип билгеләп үтте үзәк белгечләре.