Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлгән чара үткәрде.
Хәйрия акциясе кысаларында "Медовая гора" тау чаңгысы комплексы хезмәткәрләре чаңгы һәм тюбинглар бирде. Балалар һәм аларның ата-аналары тауда шуып, вакытын күңелле үткәрде.