Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шушы көннәрдә узган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады. Әлеге чарада "Бөгелмә тегү фабрикасы" ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте вәкилләре катнашты.
Ярминкәдә барлыгы 7 кеше булды. Эш эзләүчеләр ихтыяҗы зур булган вакансияләр турында белде, сорауларына кирәкле җаваплар алды.