Бөгелмә "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә мастер-класс узды. Әлеге чара арт-терапия ысулы ярдәмендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрнең агрессив гадәтен коррекцияләү темасына багышланган иде.
Мастер-класс барышында әти-әниләр бик күп сорауларга җаваплар алды, агрессивлык белән көрәшү ысуллары турында белде.