Шушы көннәрдә Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә иске Яңа ел уңаеннан төрле бәйрәм чаралары оештырылды.
Шулай итеп, "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Түбән Кама химия-технология институты укытучылары һәм студентлары һәм "Девон-кредит" банкы хезмәткәрләре булып кайтты. Приют карамагындагы һәр балага бүләкләр тапшырылды.
Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлегендә "Кышкы әкият" дип исемләнгән яңа ел тамашасы оештырылды. Чара барышында күңелле җыр-биюләр, төрле конкурслар үткәрелде.
Шундый ук чаралар Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта һәм Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә узды.