Бөек Ватан сугышы тыл ветеранына 90 яшь тулды

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Югары Ушма авылында яшәүче Егорова Евдокия Ивановнага 16 январь көнне 90 яшь тулды.

Шул уңайдан Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнисә Хәйруллина, Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Сергей Мухин, җаваплылыгы чикләнгән «Сурнай» җәмгыяте баш икътисадчысы Әнәс Кәлимуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Шулай ук, юбилярга Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International