Чаллы шәһәрендә вакансияләр ярминкәсе узачак

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

19 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрәчәк. Әлеге чара Сөембикә проспекты, 47нче йорт (43/20 фойе – 1 кат) адресы буенча сәгать 9:00да узачак.

Ярминкәнең эшендә шәһәрнең түбәндәге 5 оешманың кадрлар белән эшләү белгечләре катнашачак: “Чаллы Лада” ААҖ, “СИ Дуслык” ҖЧҖ, “Кама балалар медицина үзәге” ДАССУ, “Силикат кирпеч заводы” ҖЧҖ, ТР ЭЭМның Яр Чаллы шәһәрендәге “Саклау” ФДУПның бүлек филиалы һәм башкалар.

Эш бирүчеләр табиб-балалар хирургы, табиб-терапевт, табиб-анестезиолог-реаниматолог, табиб-балалар урологы-андролог, табиб-невролог, акушерка, механик, шәфкать туташы, электр җиһазларына хезмәт күрсәтүче һәм көйләүче, медицина лаборанты – техник, тәэмин итү агенты, тикшерүче, слесарь-ремонтчы, слесарь-электрчы, урам себерүче, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы һәм башка һөнәрләр буенча буш эш урыннарын тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләр кадрлар бүлеге белгечләре белән әңгәмә корып, эш графигы, квалификацион таләпләр, хезмәткә түләү системасы һәм башкалар турында тулы мәгълүмат ала алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International