Алабуганың психоневрологик интернаты тәрбияләнүчеләре өчен “Җиңүгә Салют” чарасы уздырдылар

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
    Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел уңаеннан бәйрәм чараларын үткәрү дәвам иттерелә.
    Шушы көннәрдә “Волонтёр”  үзәге активистлары һәм Алабуга К(П)ФУ институтының биология факультеты “ЭкоДОС” отрядчылары интернат-йортта яшәүче өлкән ветераннар һәм инвалидлар, шулай ук  психоневрологик интернатта тәрбияләнүчеләр өчен “Җиңүгә Салют” программасын оештырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International