Татарстанлылар 30, 31 нче август һәм 1 нче сентябрь көннәрендә ял итәчәк

2014 елның 26 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп,  хәбәр итә.

Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре" дигән    № 1448-XII Законы нигезендә30 нчы август - Татарстан Республикасы көне эшләми торган бәйрәм көн булачак.

 2014 нче елда бәйрәм көн  булган 30 август шимбәгә туры килә. Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көне  гадәти ял көненә туры килгән очракта, бәйрәм ялы бәйрәм көненнән соң килүче эш көненә күчерелә. Шуна күрә шимбә ялы 1 нче сентябрьгә күчә.  

Шулай итеп, Татарстан Республикасында 2014 нче елда биш көнлек эш атнасында 30, 31 август һәм 1 нче сентябрь көннәре ял көннәре булып исәпләнә. Бәйрәм ялы алдыннан килүче 29 август көнне  эш вакыты бер сәгатькә кыскара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International