«Изгелек» үзәгендә мөмкинлекләр фестиваленә әзерлек кысаларында мастер-класс узды

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

16 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Мөмкинлекләр фестиваленә әзерлек кысаларында беләзек үрү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары катнашты.

Хезмәт буенча инструктор катнашучыларны материаллар һәм беләзек үрү техникасы белән таныштырды, үрү процессын күрсәтте. Катнашучылар үзләренең эш нәтиҗәләреннән канәгать калдылар, яхшы кәеф һәм уңай фикерләр белән киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International