Һәркемгә – аерым караш

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән тернәкләндерү дәресләре даими үткәрелә. Белгечләр моның өчен төрле технологияләр кулланалар.

Ярма терапиясе социаль хезмәтләр алучыларга бик ошый. Бер-берсеннән аерылып торган рельефлы ярмаларны барлап, алардан кул эшләре ясап, дәресләрдә катнашучылар кулларның вак моторикасын үстерәләр, хәрәкәтләрнең төгәллеген камилләштерәләр, төрле предметларны тотарга өйрәнәләр.

Оксана Смолинаның инсульттан соң хәрәкәт активлыгы бозылган. Чираттагы ярма терапиясе дәресендә ул үзе борчактан кояш ясарга тәкъдим итте. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә Оксана Смолина ярмаларны сайлап алды һәм алардан композиция ясады. Иҗат процессы аңа күп шатлык китерде, ә лаеклы эш нәтиҗәсе үз көченә ышаныч уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International