Югары Ослан районында хәйриячеләрне хөрмәтләделәр

2024 елның 12 апреле, җомга

13 апрельдә Халыкара меценат һәм хәйрияче көне билгеләп үтелә. Бу көн алдыннан Югары Ослан районының «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәният хезмәткәрләре белән бергә «Сезнең янда дөнья игелеклерәк» дигән чара уздырдылар.

Чарада район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, район социаль яклау бүлеге начальнигы Алина Матвеева һәм меценатлар катнашты.

Чараның максаты – хәйриячеләр һәм волонтерлар белән танышу, киләчәк планнар турында фикер алышу. Мохтаҗларга риясыз ярдәм күрсәтүче кешеләр үзләренең игелекле эшләре турында кычкырып сөйләргә яратмыйлар. Әмма бу кичне оештыручылар очрашуны файдалы һәм күңелле итәргә тырыштылар – алар өчен концерт номерлары әзерләделәр, рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр һәм истәлекле сувенирлар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International