Социаль приют белгечләре квалификацияләрен күтәрәләр

2024 елның 12 апреле, җомга

Казан шәһәренең Мәскәү районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Вера Новикова спикер сыйфатында балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют белгечләре өчен республика супервизиясендә чыгыш ясады. Чараның темасы – «Буллингны профилактикалау. Яшьтәшләре арасында мәрхәмәтсез мөгамәлә булган очракта балигъ булмаганнарга социаль-психологик ярдәм күрсәтү».

Психолог «Һәркем мөһим» социаль-психологик программасын тормышка ашыруның практик тәҗрибәсе белән уртаклашты, психотравма кичергән балигъ булмаган баласы булган гаиләләр белән диагностик һәм коррекцион эш ысуллары, профилактик эш формалары һәм ысуллары, шулай ук үз нәтиҗәлелеген күрсәткән өстәл психологик уеннарыны, флеш-тренинг методы турында сөйләде.

Катнашучылар арасында психотравманың эмоциональ, когнитив һәм тотышта нәтиҗәләрен җиңәргә ярдәм итүче «Агач» медитатив арт-терапевтик методикасы аеруча кызыксыну уятты.

Ахырда супервизиядә катнашучылар белән «4 персонаж» методикасын куллану буенча мастер-класс үткәрәләр, ул диагностика һәм коррекцияләүче корал булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International