Югары Ослан интернат-йортында гадәти булмаган дәресләр уза

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында фуд-арт буенча чираттагы мастер-класс үткәрелде. Бу юлы коляскада йөрүчеләргә басым ясалды. Һәркемгә максималь игътибар бирер өчен, хезмәт буенча инструктор Наталья Котова чараны кечкенә төркемдә оештырды. I төркем инвалидлар Рафис Шәфигуллин һәм Андрей Беляковны чакырдылар.

Катнашучылар яшелчәләрдән юлбарыс ясарга булдылар. Башта алар куна тактасына аның контурларын ясадылар, аннары материал әзерли башладылар – чөгендер, кишер һәм кәбестә турадылар.

Нәтиҗә дәреснең ничек узуын карарга дип кергән башка социаль хезмәт алучыларны да бик рухландырды. Киләсе мастер-класска ким дигәндә 7-10 катнашучыны җыярга планлаштыралар.

Бу технологияне интернат-йортта узган елдан бирле кулланалар. Яшелчә һәм җиләк-җимеш белән эшләү кулларның вак моторикасын үстерә, фантазияне стимуллаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International