Буа интернат-йорты бер көнгә гүзәллек салонына әверелде

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Бүген «Преображение» хәйрия проекты кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында волонтерлар Элина Вагапова һәм Мария Колеватова булды. Казаннан стилистлар командасы килде.

Профессиональ стилистлар әбиләрне матур һәм нәфис ханымнарга әйләндерделәр. Музыкаль озата бару, чәч бизәү, макияж, кул тиресен карау, маникюр һәм истәлеккә фото – язгы кояшлы көнне хатын-кызларга иң яхшы бүләк.

«Һәрбер хатын-кыз үзенең нинди матур булуын истә тотарга тиеш. Бу проект белән без геройларыбызга алар, чын хатын-кызлар кебек, һәрвакыт үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә матурлык бүләк итәргә тиешлеген күрсәтергә телибез», – ди Элина Вагапова.

Көзгедә үз чагылышын күргәч, әбиләр бик шатландылар һәм кунакларга аларның эше һәм күрсәтелгән игътибарлары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International