«Өмет» үзәгендә музыкаль уен үткәрделәр

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Россиядә Гаилә елы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы «Көйне танып бел» музыкаль уенын үткәрде. Уенда риск төркеменә керүче балигъ булмаган балалар катнашты.

Балалар заманча хитларны да, үткән елларның популяр көйләрен дә яхшы белүләрен күрсәттеләр. Бигрәк тә балаларга мультфильмнардан көйләрне танып белү ошады.

Ярышларда катнашучылар искиткеч көйләрдән ләззәтләнеп кенә калмадылар, үзләренең эрудициялелеген күрсәттеләр, шулай ук яхшы кәеф тә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International