Бөгелмә районында тыл хезмәтчәнен йөз яшьлек юбилее белән котладылар

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Татарстанда хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Фәрхури Нигъмәтуллина йөз еллык юбилеен билгеләп үтте. Аны туган көне белән котларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров килде.

Фәрхури Нигъмәтуллина Бөгелмә районында туып үскән. 12 яшендә эшли башлый. 1948 елда ул Бөек Ватан сугышында катнашучы Сәгыйт Нигъмәтуллинга кияүгә чыга. Алар бергә җиде бала тәрбиялиләр, моның өчен Фәрхури Нигъмәтуллина СССРның дәүләт бүләге – «Әнилек медале» белән бүләкләнә. Бүген тыл хезмәтчәненең өч баласы калган, ире дә 1994 елда вафат булган.

Фәрхури Нигъмәтуллинга зур гаилә ярдәм итә. Барлык гаилә бәйрәмнәрен ветеран үзенең кызлары һәм улы, 16 оныгы, 33 оныкчыгы белән каршы ала. Юбилейга да зур гаилә җыелган.

Әбиләренең тормыш тарихын гаиләнең иң яшь әгъзалары да белә. Шулай ук балаларга гаилә кыйммәтләрен тапшыралар, гаилә традицияләре турында сөйлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International