«Опека» үзәгендә озак вакытлы карау системасы кысаларында дәресләр уза

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

2024 елның беренче кварталында Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә 31 социаль хезмәткәр, аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган гражданнарны караучы 17 кеше укулар узды.

Дәресләр программасы теоретик нигезләрне өйрәнүне һәм гомуми карау күнекмәләрен, өзлегүләрне профилактикалауны, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү ысулларын, гигиена карау, туклану кагыйдәләрен, табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү алымнарын практик үзләштерүне үз эченә ала.

Бу чаралар авыру өчен уңайлырак шартлар булдыруга, шулай ук туганнары өчен карау процессын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International