Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кыш белән хушлашуга багышланган традицион бәйрәм узды. Халыкны һәм кунакларны интернат-йорт белгечләре әзерләгән программа көтә иде. Алар фольклор-уен программасын үткәрде.
Дәртле халык җырлары социаль хезмәтләр алучыларның кәефен күтәрде, халык уеннары кунакларны җанландырды. Чараны уздыруда «көмеш» волонтерлар ярдәм итте.
Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар тәмле коймаклар һәм кайнар чәй белән сыйланды.