Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр интерьер өчен бизәк ясадылар

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гадәти булмаган мастер-класс үткәрелде. Тәрбияче Ирина Мөслимова социаль хезмәт алучыларны кәгазь салфеткалардан чәчәкләр ясарга өйрәтте.

Мастер-класс катнашучыларга берешәр чәчәк ясарга кирәк иде, аннары алардан зур кәрзин җыелды. Композиция бик матур килеп чыкты. Бу букет интернат-йортның интерьерын бизәячәк.

Мондый чаралар кулларның вак моторикасын, күзаллауны, образлы фикерләүне үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International