«Өмет чаткысы» үзәгендә стажировка мәйданчыгы дәресе узды

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

6 мартта Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында стажировка мәйданчыгы эшли башлады. Стажировка мәйданчыгы эшендә тернәкләндерү үзәкләре һәм социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре катнашты.

Семинарда катнашучылар педагог Фрэнк Бильгоу программасы белән таныштылар, ул баланслау тактасын уйлап тапкан һәм анда күнегүләр сериясен төзегән. Мәйданчыкны оештыручылар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән коррекция-үсеш чараларында Бильгоу методикасын һәм нейробика куллану буенча эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр, мастер-класслар күрсәттеләр. Чара ахырында катнашучылар йомгаклау аттестациясен үттеләр һәм өй эшләрен алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International