«Астра» тернәкләндерү үзәгендә «Мин ресурста» дигән мастер-класс үтте

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Алабуганың «Астра» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары өчен уңай эмоциональ халәт булдыру максатыннан «Мин ресурста» дигән мастер-класс үткәрделәр.

Практик психолог Алина Иванова барлык катнашучыларга аларның уникаль эчке дөньясын тикшерергә, теләсә нинди ситуацияләрдә нәрсә көч һәм яхшы кәеф биргәнен аңларга тәкъдим итте. Метафорик карталар ярдәмендә катнашучылар куелган сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук белгеч ярдәмендә педагоглар һәм тәрбияләнүчеләрнең әниләре үз-үзләренә ярдәм итүнең нәтиҗәле техникаларын үзләштерделәр.

Чара бик күңелле узды, һәркем кыйммәтле белем, күтәренкелек һәм илһам алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International