«Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр оек фабрикасында булдылар

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Даниловская мануфактура» оек фабрикасына һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясендә катнаштылар. Чара «Ансар» проектын һәм «Һөнәр сайлауга юл» программасын тормышка ашыру кысаларында, «Аструм (Йолдызлык)» Халыкның социаль якланмаган катламнарына ярдәм итү үзәге» АКБО тарафыннан оештырылды.

Балаларга фабриканың төрле цехларындагы һөнәрләр турында бик кызыклы һәм аңлаешлы итеп сөйләделәр, җиһазлардагы эшне күрсәттеләр. Экскурсиядә катнашучылар продукциянең башыннан алып соңгы этапка кадәр ничек җитештерелүен күрделәр.

Оештыручылар мондый чаралар балаларга киләчәктә һөнәр сайлаганда ярдәм итәр, дип ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International