Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә сюжетлы-рольле уен формасында чара узды. Анда балигъ булмаган балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
«Миңа ярдәм ит!» уены халык арасында ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән иде. Чара кунакларына ышаныч телефонының төп эш принциплары, балигъ булмаганнарның әлеге телефон аша мөрәҗәгать итүенә комачаулаучы борчылулар һәм куркулар турында сөйләделәр. Аннары гаиләдәге конфликтлы хәлләрне чишү өчен уеннар тәкъдим ителде. Аларны балалар әти-әниләре белән өйдә уйный алалар.