ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

19 декабрьнең 2017 елында республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 11 747 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан бар. Бу алдагы исәпләр белән чагыштырганда 144 кешегә күбрәк. Икътисади актив халык саныннан чыгып билгеләгәндә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,57%ны тәшкил итә.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3755 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 28 кешегә күбрәк.

 

Кичә Татарстан Республикасы Федераль янгынга каршы хезмәтенең Уку-укыту үзәге базасында «Минем һөнәрем...» һөнәри юнәлеш бирүче акциясенең финал этабы тәмамланды.

 

 

Бүген монополиягә каршы Федераль хезмәт Укыту-методик үзәгендә “Балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү нәтиҗәле технологияләр куллану” форумы узачак.

 

 

 

Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Гарафутдинова Эльмира Равиль кызы   ведомствоара  “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханәсендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.

 

 

 

Узган сишәмбе, 19 декабрь көнне, «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында фелтинг буенча мастер-класс үткәрелде.

 

 

Педагогларның һөнәри квалификациясен күтәрү максатыннан Яр Чаллы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагоглары инновацион технологияләрен куллану программасы буенча укулар уздылар.

 

 

Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Бердәмлек» җирле газетасы оештырган «Яңа ел уенчыгы» шәһәр бәйгесендә катнашты.

 

Балигъ булмаганнар арасында хокукый агарту эше кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ирина Грошева «Закон һәм без» дигән әңгәмә үткәрде.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International