ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

Узган җомгада, 17 март көнне, Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын тикшерү буенча эксперт комиссиясе әгъзаларының агымдагы елда беренче утырышы узды.

 

Бүген, 20 март көнне, Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашыру кысаларында “Кул эше остасы” остаханәсендә балалар алъяпкыч һәм колпак текте.

 

Шушы көннәрдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды. Биредә "Түбән Кама икмәк комбинаты" ААҖ  һәм Гамирова ШЭ предприятиеләре вәкилләре катнашты.

 

Шушы көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев белән очрашты.

 

Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “Без барыбыз да бертөрле” дигән  исем астында бәйрәм узды.

 

Аксубай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре халык арасында физкультура, спорт, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән оешмалар арасында XXVII Спартакиадасында катнашты.

 

Чирмешән “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагог-психологы балалар белән ком терапиясе уздырды.

 

Язгы каникул вакытында юл травматизмы һәм янгын куркынычсызлыгын профилактикалау максатыннан Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Синең куркынычсызлык" дип исемләнгән чара үткәрде.

 

“Бергә булдырачакбыз” проекты кысаларында Әгерҗе "Ласка" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр агач эшкәртү предприятиесендә булдылар.

 

2017 нче елның 17 мартында “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова Улисьял башлангыч мәктәбе укучыларына “Татарстан – минем Ватаным” темасына дәрес уткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International