Менделеевскида ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарны барлау дәвам итә

2020 елның 14 феврале, җомга

Менделеевск «Өмет яры» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 70 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карауларны дәвам итәләр.

Чаралар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, газ хезмәте вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә үткәрелә.

Тикшерү барышында электр һәм газ җиһазларын, мичләрне куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрелә. Өлкән кешеләргә янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерәләр, автоматик янгын хәбәрчеләренең эшен тикшерү үткәрелә.

Ачыкланган барлык кимчелекләр буенча актлар төзелә һәм аларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелә.

«Өмет яры» үзәге хезмәткәрләре барлыгы 1 059 гражданны колачлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International