Питрәчнең «Кайгырту» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә «Туган ягым, синең белән горурланам» дигән әңгәмә уздырдылар. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган әлеге чарада төрле категория гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар катнашты.
Балаларга Татарстан Республикасының үсеше һәм мәдәни мирасы турында сөйләделәр. Очрашу ахырында балигъ булмаганнарга мәгълүмати буклетлар таратылды.