26 нчы гыйнвар көнне «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә ял көнен Биектау муниципаль районының Шәпше авылында ветеран белән үткәрделәр.
«Ветеран белән ял көне» исемле социаль проект Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан һәм ветераннарга хөрмәт йөзеннән тормышка ашырыла. Ул ветераннарга адреслы социаль һәм медицина ярдәме күрсәтү аша патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.
Якшәмбе көне ветеран йортында җыештыру эшләре башкарылды, азык-төлек продуктлары китерелде.