Бүген Минзәлә муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре өлкәннәр өчен күңел ачу программасы уздырды.
Чарада катнашучылар М.Җәлил исемендәге шәһәр паркында җыелды. Анда төрле конкурсларда, викториналарда бик теләп катнашты, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Бәйрәмдә катнашучылар барысы да бик күп якты һәм уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алды.