Бүген Казанда инвалид хатын-кызлар арасында "Жемчужина Татарстана-2019" VI Республика конкурсының финалы узды. Әлеге чара кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 2018 елгы конкурсның финалисты Регина Ивановага инвалидлар эшләре буенча ярдәмче итеп билгеләнде.
Регина Иванова "Иман Нуры" мәчетендә хәйрия юнәлеше җитәкчесе булып эшли. Ул балалар өчен театр һәм циркка сәфәрләр, экскурсияләр оештыра, бәйрәмнәргә бүләкләр алып килә.
Элегрәк министрның инвалидлар мәсьәләләре буенча җәмәгать ярдәмчесе вазыйфасын "Жемчужина Татарстана-2014" беренче конкурсы җиңүчесе Таисия Козьякова башкарган иде.