«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Буа муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениесенә илтү процессын апробацияләү узды.
Кият фельдшер-акушерлык пунктына диспансерлаштыру үткәрү өчен 4 торак пункттан 20 граждан китерелде. «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм медиклар бердәм эшләделәр. Өлкәннәр бик канәгать калдылар, игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт белдерделәр.
2019 елның сентябреннән декабренә кадәр 8 фельдшер-акушерлык пунктына һәм Буа үзәк район хастаханәсенә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 1 345 кешене китерү планлаштырыла.