"Кайгырту" үзгендә гарденотерапия актив кулланыла

2019 елның 19 июле, җомга

Питрәч районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлегендә берничә ел "Гарденотерапия"технологиясен кулланыла. 

Социаль хезмәткәрләр бүлмә үсемлекләре, чәчәк үсентеләре, кыяр һәм помидор утыртуда ярдәм итәләр. Өлкәннәр бик теләп үсемлекләр үстерә һәм аларны карый. 

Үсемлекләр белән эшләү өлкәннәрнең физик һәм психик халәтенә яхшы тәэсир итә һәм актив терапиянең иң борынгы төрләреннән берсе булып тора. Үсемлекләрне карау барышында мускуллар координацияләү яхшыра, кул бармакларының җитезлеге һәм сыгылмалыгы арта, тормышка уңай караш формалаша. 

Нәтиҗәдә, актив тормыш позициясе арта, алар әйләнә-тирәдәгеләргә карата игътибарлырак була.  Гарденотерапия белән шөгыльләнү өйдә уңайлы мөхит булдыру, тернәкләндерү процессын нәтиҗәле үткәрү, кеше шәхесенең үсемлекләр дөньясы белән үзара мөнәсәбәте аша өстәмә мөмкинлекләрен ачу мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International