"Өмет чаткысы" үзәге карамагындагылар этнография музейда

2019 елның 24 мае, җомга

ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрү уңаеннан Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр “Казан арты” музеена килде.

Экскурсовод туган як тарихы һәм аның тарихи вакыйгалары белән аңлаешлы һәм кызыклы итеп таныштырды. Балалар һәм аларның әти-әниләре монда күп төрле тарихи экспонатлар, төрле милләт киемнәрен, сугыш чорындагы флаг һәм байракларын күрде.

Экскурсияның максаты -  балаларда патриотик рух һәм гражданлык хисе тәрбияләү. Балалар монда күргәннәре аша шул чорда булып дәүләтебезнең барлык тарихи вакыйгаларын тойган кебек булды. Алар гади крестьян һәм эшчеләрнең яшәү рәвеше, көнкүреше никадәр авыр булуы, аларның эш кораллары һәм көнкүреш кирәк-яраклары белән танышты.

Тәрбияче Филсинә Гәрәфиева әйтүенчә, мондый чаралар балаларның дөньяны танып-белүләрен киңәйтә, туган як тарихына кызыксыну уята. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International