"Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә "Сәламәтлек тубы" мастер-классы

2019 елның 24 мае, җомга

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһагирова "Сәламәтлек тубы" дигән мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеген ныгыту, гомуми физик хәлен яхшырту иде.

Авыруларны профилактикалау өчен физик күнегүләр файдалы чара, ә дәвалау гимнастикасы күп кенә авырулар вакытында тормыш сыйфатын яхшырта, үз-үзеңә ышанычны арттыра һәм кәефне күтәрә.

Гимнастика туплары белән шөгыльләнү корсак, аяк һәм арка мускулларын ныгытырга мөмкинлек бирә, имгәнүләрдән һәм операцияләрдән соң нервларның сизгерлеген торгызырга ярдәм итә, киеренкелекне киметә.

Инструктор мастер-класста катнашучыларга организмны көндәлек йөкләнешкә җайлаштыру өчен күнегүләр комплексын күрсәтте, ул йөрәк-кан тамырлары, нерв-мускул  системалары эшен җайга салырга һәм терәк-хәрәкәт аппаратын ныгытырга ярдәм итә.

Чарада 8 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International