Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсезләрне укырга чакыра

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарны хезмәт  базарында ихтыяҗ булган һөнәрләрне үзләштерергә, укуга чакыра.

Март аенда  мәшгульлек үзәгендә түбәндәге  юнәлешләр буенча  һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри укыту  буенча группалар  туплана:

  • Исәп-хисап һәм салым салуны  өйрәнү 1С: Исәп-хисап (квалификация күтәрү);
  • Логистик менеджмент;
  • Кадрларда документ эшен  башкаруны өйрәнү 1С: Эш хакы һәм персонал белән идарә  итү;
  • Флорист;
  • ЭВМ операторы; 1С: Оешма программасын өйрәнү;
  • Программа белән идарә  ителүче станоклар һәм  манипуляторларны көйләүче;
  • Компьютер дизайны.

Укыту бушлай, уку барышында  1500 сумнан алып 8000 сумга  кадәр стипендия түләнә.

Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен мәшгульлек үзәгенең һөнәри  ориентация һәм һөнәри укыту бүлегенә 218, 219  кабинетларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин, телефон номеры 52-51-32.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International