15-17 февральдә Мамадыш шәһәрендә 21-50 яшьлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Чемпионаты узды.
Быел ярышларда республиканың сигез районыннан чаңгычылар катнашты. Чистай муниципаль районы данын "Юлдаш " картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан Роман Дряхлых һәм Айдар Сафин яклады. Үз категориясендә Айдар Сафин 3 км дистанциядә көмеш медаль яулады.
Бу чемпионатта Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортыннан икенче группа инвалид А.Афанасьев катнашты. 3 километрлы дистанцияне үтеп призер булды. Нык аруына карамастан, ул үзенең шууы белән канәгать.
Җиңүчеләргә һәм призерларга Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов диплом, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.