Бүген Ютазы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.
Чарада районның биш эш бирүчесе һәм Башкортостан Республикасының Октябрьский шәһәрендә: «Электросоединитель» АҖ, «Уруссу-Водоканал» ҖЧҖ, «ПАКЕР» НПФ ҖЧҖ, «РУССО» ҖБ ҖЧҖ, «ОЙЛ-СЕРВИС»ҖЧҖ катнашты.
Тәкъдим ителгән вакансияләр арасында инженер-конструктор, электр, газ белән эретеп ябыштыручы, балта остасы, маляр, ЧПУ белән станоклар операторы, стропальщик, фрезерчы, слесарь-инструментальщик, металл кисүче, токарь, кран машинисты (кранчы), машина йөртүче бар.
Вакансияләр ярминкәсе нәтиҗәләре буенча 32 кеше эшкә урнашу өчен анкета тутырган.