Әлмәттә конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

24нче гыйнвардан 1нче февральгә кадәр Әлмәтнең "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлегендә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр арасында "Менә ничек шәп яшибез без!" исемле фотовернисаж бәйгесе узды.

Бәйгедә иҗтимагый ярдәм алучы һәм сәламәтлеге чикләнгән балалар тәрбияләүче 8 гаилә катнашты. Ата-аналар бала тормышындагы матур мизгелләрне һәм хис-тойгыларын чагылдырырга тырыштылар. Фотосурәтләрдә балаларның шәхси мөмкинлекләре, аларның сынлы эшчәнлеге, шулай ук уен һәм спорт мизгелләре күрсәтелгән иде.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:

  • балаларның ата-аналары белән бергә фото аша иҗади сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру;
  • балаларга һәм яшүсмерләргә иҗади эзләнүгә ярдәм итү, аларның теләкләренә үз хис-тойгыларын һәм кәефен белдерергә омтылуда үзенең кабатланмас чишелешен табу;
  • әйләнә-тирә дөньяны эстетик кабул итүне тәрбияләү;
  • иҗади эшчәнлек төре буларак фотосурәтләрне пропагандалау һәм популярлаштыру;
  • гаиләләр арасында һөнәри күнекмәләр булдыруга һәм хезмәттәшлек тәҗрибәсен үстерүгә ярдәм итү;
  • гаилә эчендәге элемтәләрне ныгыту;
  • эстетик тәрбия мәсьәләләрен чишү.

Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүне Кәримовлар гаиләсе яулады, икенче урынны Клишинннар гаиләсе алды, өченче урын Грековлар гаиләсенә бирелде.

Бәйгедә катнашкан өчен һәр гаиләгә дипломнар һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International