"Ялкын" приютында "Мәгълүмати навигатор" технологиясенең башлангыч нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Бөгелмә районының "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Медиакультура формалаштыру" темасына түгәрәк өстәл оештырылды.

Әлеге чара балалар белән берлектә оештырылган "Мәгълүмат навигаторы" техналогиясен гамәлгә кертүне мониторинглау максатыннан уздырылды.Түгәрәк өстәл дискуссия мәйданчыгы булып торды, анда 15 катнашучы "фишбоун" стратегиясен кулланып, үз карашларын белдерде  һәм "идеяләр кәрҗинен" тулыландырдылар.

Технологиянең гамәлгә ашыру нәтиҗәсе: балалар интернет ресурсларны ышанычлылыгы һәм куркынычсызлыгы ягыннан дөрес бәяләргә өйрәнәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International