"Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүчеләрне һөнәр сайларга өйрәтәләр

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты белән һөнәри юнәлеш буенча хезмәттәшлек итә.

Мондый эшнең бер юнәлеше - яшүсмерләргә тест үткәрү. Әйтик, 2019 елның гыйнварында мәшгульлек үзәге психологы Снежана Лунева "Ялкын " приютында тәрбияләнүче дүрт балага профтестирование үткәрде. Һәр яшүсмер белән тест нәтиҗәләре, һөнәр сайлау буенча шәхси консультация оештырылды. Балалар һөнәр сайлау һәм Татарстан республикасы уку йортларына керү буенча үз планнары турында уртаклашты.

"Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр белән эш алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International