Яр Чаллы округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге 18нче гыйнварда 16 инвалид бала һәм ата-аналары өчен мастер класс оештырылды.
“Татлы тормыш” исемле чараны "Орион" яшьләр үзәге белгечләре белән тәрбиячеләр үткәрде. Балалар тырышып печеньеларны куертылган сөт белән каплап, төрле төстәге бизәкләр белән бизәде. Алар яңа күнекмәләр, белем һәм тәҗрибә тупладылар.